+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 июль , 09:35

Укытучы БДИ тапшырып караган

Укучылары белән бергә сынаулар узган педагог имтиханда ничә балл җыйган соң?

Укытучы БДИ тапшырып караган
Укытучы БДИ тапшырып караган

 

Пермьнең 2нче лицеенда география укытучысы үз фәненнән БДИны максималь баллга тапшырган. Бу хакта “Газета. Ру” басмасы хәбәр итә.

“Лицейда география буенча 100 балл! Сүз безнең укучылар турында түгел! Нагорнюк Олег Игоревич, география укытучысы, үз укучылары белән алар узган сынауларны узырга карар кылды”, — дип белдергәннәр лицей хакимиятендә.

Педагог укучылар белән резерв көнне имтихан тапшырган һәм аттестация процедурасыннан да, аның нәтиҗәсеннән дә канәгать калган.

"Кызыклы һәм файдалы тәҗрибә, мин моңа кадәр һәрвакыт оештыручы булып эшләдем, балаларга БДИ тапшырырга ярдәм иттем, һәм аларны имтиханга әзерләдем. Имтиханда нинди биремнәр эләгүен шәхсән белергә һәм тапшырып карарга теләдем. Оештыручылар эшне бик яхшы башкардылар, гомумән, миңа мондый тәҗрибә ошады”, — дигән Олег Игоревич.

 

Фото: rybinsk.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: