+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 июль , 17:00

Кышкылыкка помидор туңдырасызмы?

Пицца өчен помидор туңдыруның бик уңайлы юлы бар.  

Кышкылыкка помидор туңдырасызмы?
Кышкылыкка помидор туңдырасызмы?
Туңдырылган помидор хуҗабикәләр өчен бик уңайлы тәмләткеч. Аны икенче ашларга да, пиццага да салырга була.
Помидорны бөтен килеш туңдырырга була. Ризык әзерләгәндә туңдыргычтан алып, кайнар суга манып алсагыз, кабыгы бик тиз кубачак. Аннары үзегез теләгәнчә турап, ашларга салырга мөмкин.
 
Пицца өчен түгәрәкләп турап туңдырылганы уңайлырак. Әлбәттә, телемнәрне өсте-өстенә куярга кирәкми, соңыннан аларны аралап алу бик кыен булачак. Моның өчен куна тактага полиэтилен җәяргә, помидор телемнәрен бер кат тезәргә, аннары өстенә тагын полиэтилен капларга һәм икенче катны тезәргә кирәк. Шул тәртиптә берничә тапкыр кабатларга була. Туңган телемнәрне куптарып алып, пакетка яисә контейнерга тутырыгыз һәм туңдыргычка куегыз.
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: