+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 июль , 10:00

Җәйне берничә ризыктан баш тартыгыз!

Алар сәламәтлек өчен бик зыянлы булырга мөмкин.

Җәйне берничә ризыктан баш тартыгыз!
Җәйне берничә ризыктан баш тартыгыз!

Эссе көннәрдә күп кенә ризыкларда бактерияләр бик тиз үрчи, аларның кайберләре кеше гомере өчен куркыныч тудыра, дип кисәтә гастроэнтеролог Владимир Логинов. Шуңа күрә табиб вакытлыча берничә популяр ризыктан баш тартырга куша.

Беренче чиратта табиб менюдан ит һәм диңгез ризыкларын киметергә киңәш итә. Бу ризыклар дөрес сакланмаган һәм пешермәгән очракта эчәк таякчыклары, сальмонелла белән зарарланырга мөмкин.

Әзерләү технологиясе бозылганда консервалар, киптерелгән балык, колбаса ризыклары, ысланган итләр аеруча куркыныч тудыра. Аларда ботулизм китереп чыгаручы бактерия барлыкка килә.

Шулай ук, җәйге эсседә йомырка, сөт ризыклары һәм сырлар белән агуланырга мөмкин. Мәсәлән, чи яки пешеп җитмәгән йомыркада сальмонелла булырга мөмкин, ә кабыгында кампилобактер үрчергә мөмкин.

Сөт ризыкларында агулануга китерә торган куркыныч бактерияләрнең берничә төре үрчи.

Табиб җәй көне ризыкларны (хәтта консерваларны да) суыткычта сакларга киңәш итә. Яшелчәләрне һәм җимешләрне ашар алдыннан яхшылап юарга кирәк, ди ул.

"Пешкән ризыкны ике сәгатьтән дә артык тотмагыз, суыткычка куегыз. Һәм, иң мөһиме, азыктан агулануның симптомнары барлыкка килсә, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез», — дип кисәтә гастроэнтеролог.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: