+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 июль , 17:30

Кеше гомерен саклап калганнар

Судан чыгарганда, 49 яшьлек ирдә яшәү билгеләре булмый. 

Кеше гомерен саклап калганнар
Кеше гомерен саклап калганнар

Наратасты авылы янында Шаран сусаклагычында исерек 49 яшьлек ир су коену өчен җиһазландырылмаган урында су коенган. Шаһитлар аның күздән югалуын күргән.

17 яшьлек Даниил Тураев, 16 яшьлек Максим Гришуков һәм 16 яшьлек Айдар Хәбиров шундук суга чумып, су астында аны эзли башлыйлар. Айдар ирне киеменнән эләктереп, су төбеннән күтәрә һәм дусларына тапшыра. Даниил белән Максим аны ярга тартып чыгаралар, ирнең инде исән булу билгеләре булмый. Даниилга ясалма сулыш ясарга туры килгән, ә Максим 112 номерына шалтырата башлаган. Биш минут дигәндә суга батучыны аңына китереп, табибларга тапшыра алганнар.

Даниил - Туймазы юридик колледжының 1 курс студенты, Максим белән Айдар 9нчы сыйныф укучылары. Алар барысы да Наратасты мәктәбен тәмамлаганнар. Үсмерләр әйтүенчә, аларга кеше гомерен коткарып калырга тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләрендә укытучылары Марсель Гыйниатуллиннан алган белемнәре ярдәм иткән.

Чыганак: "Моя Уфа" төркеме

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: