+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 июль , 09:20

Кайнатманың иң файдалысын беләсезме?

Белгечләр әйтүенчә, аны әзерләү вакытын киметү күпкә яхшырак.  

Кайнатманың иң файдалысын беләсезме?
Кайнатманың иң файдалысын беләсезме?

“Роспотребнадзор” белгечләре билгеләвенчә, һәр кайнатманың  диярлек үз “плюслары”  һәм “минуслары " бар.

Мәсәлән, кура җиләге салкын тию һәм грипп вакытында температураны төшерүче чара буларак яхшы. Чиянеке  - ялкынсынуга каршы нәтиҗә күрсәтәчәк, карлыган иммунитетны саклап калачак, ә абрикосныкыкы клетчатка һәм каротинга бай, ашказаны-эчәклек системасы эшчәнлеген, күрү сәләтен һәм тирене яхшыртачак.

Шулай ук экспертлар сырганак һәм нарат җиләге кайнатмасының файдасын билгели— алар икесе дә эчәклек микрофлорасын яхшырта, яраларны төзәтергә һәм вируска каршы көрәшергә сәләтле микроэлементлар чыганагы булып хезмәт итә.

Гадәти булмаган ике төр кайнатма – әстерхан чикләвегеннән һәм кабактан шулай ук бик файдалы булачак. Әстерхан чикләвегеннән кайнатма омега-3 һәм омега-6 май кислоталарына бай, атеросклероз үсешенә комачаулый. Кабакныкы организмны клетчатка, пектин һәм карнитин белән баета, алар матдәләр алмашыну процессын тизләтә һәм ябыгырга ярдәм итә.

Белгечләр әйтүенчә, өйдә ясалган кайнатма, шикәрле кибет ризыкларына караганда, күпкә файдалырак.  Аларда һәрвакыт файдалы матдәләр сакланып кала. Белгечләр кайнатма тагын да файдалырак булсын өчен аны әзерләү вакытын һәм шикәр күләмен киметергә киңәш ителә. Экспертлар билгеләвенчә, иң яхшысы – биш минутлык кайнатмалар.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: