+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
21 июль , 13:20

Өстәлдә көн дә яшь ташкабак булсын!

Табиб бу диетик яшелчәнең бик файдалы булуын аңлата.

Өстәлдә көн дә яшь ташкабак булсын!
Өстәлдә көн дә яшь ташкабак булсын!

Ташкабакны диетик яшелчә дип атарга була: ул җиңел үзләштерелә һәм бик сирәк аллергия китереп чыгара, шуңа күрә сабыйларга да иң башта ташкабак пюресы ашата башлыйлар. Бу яшелчәнең файдасы турында табиб-гастроэнтеролог Екатерина Кашух аңлата.

"Ташкабакны еш кына савыгып килүче пациентлар, өлкәннәр, мәктәп укучылары рационына кертәләр. Шулай ук фигурасы өчен борчылып торучыларга да бу яшелчәгә игътибар итәргә кирәк: йөз грамм ризыкта нибары 24 калория бар», — дип белдерә ул.

Моннан тыш, ташкабакның 90 проценты судан тора, бу су балансын сакларга ярдәм итә.

“Бу яшелчәдә бик күп җепсел бар, ул ашкайнату системасы өчен файдалы һәм туклыклы. Ул шулай ук пектинга бай, бу суда эри торган җепсел, ул кандагы нормаль холестерин дәрәҗәсен сакларга булыша», — ди табиб.

Ташкабакта шулай ук А, С, РР витаминнары шактый күп. Аның составына антиоксидант кушылмалары — лютеин һәм зеаксантин керә, алар күрү сәләтен сакларга ярдәм итә. Бу яшелчә калийга да бай, ул организмнан артык сыеклыкны чыгарырга һәм тоз алмашуны нормальләштерергә ярдәм итә.

"20 сантиметрга кадәр үскән ташкабакны өзеп ашарга була, артык үсеп китсә, тәме үзгәрә һәм кабыгы катып китә. Яшь ташкабак тәмле дә, аның зур каты орлыклары юк, организм аны бик яхшы үзләштерә. Аларны пешкән, томалап пешерелгән, кыздырылган килеш ашарга мөмкин. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: озак вакытлы термик эшкәртү вакытында яшелчәдәге витаминнар таркала», — ди гастроэнтеролог.

 

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: