+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 июль , 13:05

Яхшы хәбәр булачак!

Яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова үзбәк телендә бик матур җыр яздырган.

Яхшы хәбәр булачак!
Яхшы хәбәр булачак!

Татарстанның яшь җырчысы Сәидә Мөхәммәтҗанованың Үзбәкстанда узган “Ovoz” музыкаль шоуында (Русиядәге «Голос» телевизион тапшыруының варианты) катнашуы турында язган идек. Талантлы җырчының анда ярымфиналчылар арасында булуы аеруча сөенечле.  Шушы көннәрдә Сәидә Мөхәммәтҗанованың “Unutma meni” (“Онытма мине”) җырына клибы да чыккан. Композиция үзбәк телендә язылган. You Tube видеохостингында чыккан видео 24 сәгать эчендә 15 мең карау җыйган.

“Кадерлеләрем, мин үзбәк телендә мәхәббәт турында “Unutma meni” (Кумуш Раззокова) дигән искиткеч һәм күңелгә үтеп керерлек җырның чыгуын бик көттем. Кыска вакыт эчендә без хәтта клип та төшердек”, – дип язган җырчы үзенең “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә. Ул шулай ук тиздән яхшы хәбәр көтүен белдерә.

 

Фото: клиптан скриншот

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: