+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 июль , 09:00

“Коммуналка” өчен түләүне тулысынча капламакчылар

Дәүләт думасында авыл укытучыларына ярдәм чараларын киңәйтүне тәкъдим иттеләр.

“Коммуналка” өчен түләүне тулысынча капламакчылар
“Коммуналка” өчен түләүне тулысынча капламакчылар

Дәүләт думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова авыл мәктәпләрендә эшләүче педагогларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне тулысынча компенсацияләү башлангычы белән чыкты. Парламентарий тиешле тәкъдим белән хатны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинга юллаган. Мөрәҗәгатьнең күчермәсен депутат шәхси Telegram-каналында бастырды.

Лантратова билгеләвенчә, хәзер авыл укытучылары торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1200 сум күләмендә компенсация ала һәм русиялеләр "коммуналка" өчен аена уртача 6100 сум түлиләр. Авыл педагогларының хезмәт хакы уртача 32 мең сум тәшкил итүен исәпкә алып, депутат фикеренчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне 100 процент күләмендә компенсацияләү гадел булачак.

Күрсәтелгән максатка финанслау булмаган очракта, Лантратова инде булган компенсацияне ел саен индексацияләүне тәкъдим итте.

Депутат үз мөрәҗәгатендә хәзерге вакытта авылда мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакы түбән булу проблемасы кадрларның шәһәргә китүенә китерә, дип искәртә һәм авыл педагогларына ярдәм чаралары системасы камилләштерүгә мохтаҗ, дип ассызыклаган.

 

Фото: odin.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: