-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 июль , 12:00

Кавынны бал белән бергә ашарга ярамый!

Табиблар билгеләвенчә, кавын сезоны башлангач, агулану очраклары ешая.

Кавынны бал белән бергә ашарга ярамый!
Кавынны бал белән бергә ашарга ярамый!

Җәй – карбыз, кавын белән сыйлана торган вакыт. Кавын исә кабаклар гаиләсенә карый һәм бик күп файдалы сыйфатлага ия. Бу җимеш суга бай, калориясе аз, анда А һәм С витаминнары, В төркемнәре, фолий кислотасы, калий һәм фосфор, шулай ук магний, кальций бар. Кавын күзләр өчен файдалы. С витамины катарактаның үсешен акрынайта. Кавында антиоксидантлар, шул исәптән бета-каротин бар, алар йөрәк, кан тамырлары авыруларын һәм яман шеш авыруларын киметә. Эч кибүне булдырмаска да ярдәм итә. Моннан тыш, аңарда булган азык җепселләре озак вакыт ашыйсы килмәү хисен саклый. Әгәр калорияле десертларны кавынга алыштырсак, авырлыкны контрольдә тотарга һәм татлы ризыкка тартылуны киметергә мөмкин.

Табиблар билгеләвенчә, кавын сезоны башлангач, агулану очраклары ешая. Ләкин бу еш кына аның сыйфаты белән бәйле түгел. Эш шунда: күпләр аны дөрес итеп ашый белми. Клетчаткага бик бай булуы сәбәпле, ашкайнату органнары өчен авыр ризык санала ул. Табиблар фикеренчә, организмга файдасы булсын өчен кавынны башка ризыктан аерым гына, әз-әзләп ашарга кирәк, ләкин ач ашказанына түгел.  Белгечләр әйтүенчә, иң яхшысы – төшке аштан яки кичке аштан соң бер сәгать үтүгә. Шулай ул яхшырак үзләштереләчәк.

Кавынны хәмер, салкын су, әче сөт ризыклары белән бервакытта ашарга ярамый, чөнки ашказаны эшчәнлеге бозылу куркынычы бар. Аны бал белән берьюлы куллану исә эчәкләрнең томалануына, хәтта сәламәтлек өчен бик җитди проблемаларга китерергә мөмкин.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: