+5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 июль , 11:40

Бөтнек һәм шалфей үстергән өчен төрмә яныймы?

Социаль челтәрләрдә бакчачылар өчен шомлы хәбәр яшен тизлегендә таралды.  

Бөтнек һәм шалфей үстергән өчен төрмә яныймы?
Бөтнек һәм шалфей үстергән өчен төрмә яныймы?

Бөтнек һәм шалфей үстергән өчен штраф, хәтта ике елга төрмә янарга мөмкин, чөнки бу үсемлекләр дә психотроп һәм наркотикларга карый, дигән мәгълүмат таралды.

"Русия бакчачылары"  оешмасы җитәкчесе Андрей Туманов шалфей һәм бөтнек өчен штрафлар турындагы мәгълүматны кире какты. Кисәтеп куябыз – сезнең бакчада бу үсемлекләр бар икән, аларны юкка чыгарырга кирәкми. Шалфейның бер генә сортын – күрәзәчеләр шалфеен (шалфей предсказателей) гына утыртырга ярамый, әмма, сүз уңаеннан, ул Русиядә үсми. Карар үзе дә күптән кабул ителгән – Русия Хөкүмәте тарафыннан бастырылган тыелган үсемлекләр исемлегенә ул инде 14 ел элек үк кертелгән.

"Халыкны чиксез куркытырга мөмкин – кемдер нәрсәнедер тыйган.  Гомумән, беркем дә тыймый да һәм рөхсәт тә итми. Бары тик үсемлек тыюлар булган үсемлекләр исемлегенә кертелә. Аларны барысын да үстерергә ярамый – билгеле бер күләмдә үстерергә ярамый", - дип аңлатты" Россия бакчачылары " оешмасы башлыгы Андрей Туманов.

Ә кыр бөтнеге (мята полевая) бу исемлектә бөтенләй юк, ди белгеч.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: