-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
10
Беләсең киләме?
10 август 2024, 13:45

50 яшьтән соң җимеш ашамаскамы?

Табиб бигрәк тә карбыз-кавын белән сак булырга куша.

50 яшьтән соң җимеш ашамаскамы?
50 яшьтән соң җимеш ашамаскамы?

“50 яшьтән узган кешеләргә, кайбер авырулары булган очракта, җимешләрне саграк ашарга кирәк”, -  дип белдерә диетолог Елена Соломатина.  

Белгеч әйтүенчә, монда яшь категориясеннән бигрәк, авырулар әһәмияткә ия. Нәкъ менә алар төп каршы күрсәтмә булып тора. Доктор билгеләп үткәнчә, диабет белән авыручылар һәм кандагы глюкоза дәрәҗәсе югары булганнар җиләк-җимеш турында бөтенләй онытырга тиеш.

Эксперт шулай ук кавын һәм карбызның кан басымын күтәрергә сәләтле булуын  кисәтә, чөнки бу җимешләр составына су күп керә. Әгәр аларны тозлы ризыклар  белән бергә кушсаң, бу организмда сыеклык тоткарлануга китерәчәк һәм кан басымын арттырачак.

"Җитди чирләре булмаган кешеләр, 50 яшьтән соң, җиләк-җимешне төрлесеннән, әмма аз күләмдә ашаса яхшырак", - ди Соломатина.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: