Алдагы ике көндә җирдә магнит давыллары йогынтысының көчәюе көтелә. “Метеовести” телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, магнит давыл узган якшәмбе кичендә Мәскәү вакыты белән 17 сәгать 9 минуттан соң башланган. G1 классының зәгыйфь магнит давылы зур булмаган тәнәфесләр белән төн дәвамында дәвам итеп, дүшәмбе иртәсенә көчәйгән һәм урта дәрәҗәгә – G2 классына җиткән.
Фаразлар буенча, магнит давылы бүгенге көн ахырына кадәр дәвам итәчәк, ә аның интенсивлыгы үзгәреп торачак. Сишәмбе көнне геомагнит тирбәлешләре саклана, ә чәршәмбе Җирнең магнитосферасы тыныч хәлгә кайтачак.