Табиб-диетолог Инна Кононенко “Спорт-Экпресс” басмасы белән әңгәмәсендә билгеләвенчә, ризыкта булган күгәрек аның бозыла башлавын күрсәтә. Күгәрек бер урында гына күренсә дә токсиннар бөтен ризык буенча таралган булырга мөмкин.
Гадәттә, хуҗабикәләр икмәктә булган күгәрекне кисеп ташлый, кайнатма яисә кышкылыкка әзерләнгән салат өстендәгесен алып ташлый һәм бу ризыкларны исраф итми, ашап бетерү ягын карый. Болай эшләү дөресме?
Эксперт белдерүенчә, күгәрекнең кайбер төрләре күзгә күренми торган челтәр — мицелий булдырырга сәләтле. Хәтта күгәргән ризыкның шул өлешен генә кисеп алсаң да, зарарлы матдәләр ризык буйлап таралган була.
Белгеч ассызыклавынча, күгәрек куркыныч булмаска да мөмкин, әмма ул инде ризыкның яраклылык вакыты чыгуын, бозыла башлавын күрсәтә. Анда агулану яки авырулар китереп чыгарырга сәләтле башка зарарлы бактерияләр, вируслар булырга мөмкин, ди Кононенко.
Фото: grizun-off.ru