Алма— безнең илдә иң популяр җимешләрнең берсе, аларны елның теләсә кайсы вакытында кибетләрдә табарга мөмкин. Галимнәр, бу җимеш файда китерсен өчен, бер мөһим нәрсә турында белергә кирәк, дип ышандыра.
Кызыл, яшел, сары алмалар— алар төсенә карамыйча, организмга файда китерәчәк, ди табиблар. Бу җимешләр антиоксидант үзлекләре булган флавоноидларга һәм С витаминына бай. Билгеле булганча, антиоксидантлар яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүне кисәтә. Моннан тыш, алма "начар” холестеринны киметергә, кан тамырларын ныгытырга, калкансыман бизнең эшен яхшыртырга һәм артык гәүдә авырлыгыннан арынырга ярдәм итә.
Диетологлар көненә 2-3 алма ашарга киңәш итә. Күпләр алманы кисәкләргә бүлеп, я бөтен килеш тешләп алып ашый. Һәрхәлдә, төшләре булган үзәге ташлана, тик бу бердә дөрес түгел, диләр Грацкий техник университеты галимнәре.
Ягъни алмадан максималь файда алу өчен аны тулысынча, төшләре һәм сабагы белән бергә ашарга кирәк, ди эксперт.
"Шулай ашаганда сез клетчатка һәм флавоноидларның өстәмә порциясен алачаксыз. Нәкъ менә алманың үзәгендә һәм сабагында файдалы бактериаль күзәнәкләр күбрәк була", — дип ышандыра тикшеренү авторларының берсе.
Экспертларның тагын бер нәтиҗәсе шундыйрак: алма төшләре кешегә зыян китермәячәк. Күпләр җимешне тулысынча ашарга курка, чөнки орлыкларында куркыныч амигдалин бар. Әмма агуланыр өчен берьюлы дистәләгән җимеш ашарга кирәк. Шулай булгач, көненә бер-ике алма сезнең сәламәтлеккә берничек тә зыян китермәячәк.
Автор фотосы.