Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
1 октябрь , 11:10

Башкортстанда 100 яшьтән узган ничә кеше яши?

 Өлкәннәр көнендә аларның санын әйттеләр.

Башкортстанда 100 яшьтән узган ничә кеше яши?
Башкортстанда 100 яшьтән узган ничә кеше яши?

Өлкәннәр көнендә Башкортстанда 100 яшьне узган кешеләр санын атадылар. Башкортстан буенча социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада түләүләрне 100 яшьтән өлкәнрәк 203 кеше ала.

"Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлеге республиканың 1 миллион 134 мең пенсионерына дәүләт хезмәтләре күрсәтә. Шунысы куанычлы, аларның 203е — бер гасырлык юбилейларын билгеләп үтте. Без хезмәт күрсәткән кешеләрнең иң өлкәненә бүген 110 яшь", — дип сөйләде бүлек җитәкчесе Фәнил Вахитов.

80 яшькә җиткәч, республика пенсионерлары югары пенсия алу хокукына ия була.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: