Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 октябрь , 11:40

“Бала табарга чакырып, халыкның ачуын гына китерәсез!”

Дәүләт думасында демографик хәлне яхшыртуның төп шарты турында сөйләделәр.

“Бала табарга чакырып, халыкның ачуын гына китерәсез!”
“Бала табарга чакырып, халыкның ачуын гына китерәсез!”

Туучылар саны арту өчен бердәнбер чын этәргеч – ул  кешеләрнең тормыш шартларын яхшырту.  Бу хакта ЛДПР партиясе лидеры Леонид Слуцкий белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости басмасы.

"Халыкка бала табарга этәргеч бирергә кирәк дип кенә уйлаудан туктарга вакыт.Моны аларның тормыш шартларын яхшырту белән генә мотивлаштырырга мөмкин. Калганы эшләми. Һәм карарны ул үзе кабул итәчәк, ә без аның өчен Дәүләт думасында түгел", - диде Слуцкий ЛДПР депутатлары өчен Бөтенрусия практикумында.

Парламентарий әйтүенчә, тигезсезлек демографиягә зур йогынты ясый.

"Тигезсезлек мәсьәләсен хәл итмичә, демографик кризистан чыга алмаячакбыз. Дәүләт думасындагы хезмәттәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә: безгә берьяклы белдерүләр ясарга кирәкми, алар үткәндә калырга тиеш. Кешеләргә кайчан, күпме бала табарга икәнлеген әйтергә кирәкми. Болай халыкның ачуын гына китерәсез. Әйдәгез, тормыштагы тигезсезлек проблемалары белән бергә шөгыльләник", - дип билгеләде ул.

Слуцкий әлеге мәсьәләнең карары туучылар саны артуга сизелерлек йогынты ясаячагын билгели. Депутат әйтүенчә, бала тудыруны планлаштырганда кешеләр күрше төбәкләрдә яки башка гаиләләрдә ничек яшәүләрен, мәгариф системасының, балалар өчен медицина, мәдәният һәм спортның ничек оештырылуына карый һәм үзләренә сорау бирә: "Ә мин үз балама шушы шартларда нәрсә бирә алам?"

Аның сүзләренчә, балага гомер бирергә генә түгел, аны лаеклы тәрбияләргә дә кирәк.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: