Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 октябрь , 10:44

Кечкенә Данис “Могҗизалар кыры”нда катнашты

Ул анда Чишмә районынында яшәүче дәү әнисе белән барды.

Кечкенә Данис “Могҗизалар кыры”нда катнашты
Кечкенә Данис “Могҗизалар кыры”нда катнашты

Башкортстанның Чишмә районында яшәүче Карина Әхмәтшина оныгы белән “Могҗизалар кыры” тапшыруында катнашкан.

 Ул СВОда һәлак булган Данис исемле яугирнең әнисе.

Беренче каналдагы тапшыруның чыгарылышын зәңгәр экраннарда 4 октябрьдә күрсәттеләр.

Карина Мәскәүгә, тапшыруда катнашу өчен оныгы Илназ белән килгән. Малай эфирга хәрби формада чыга. Алып баручы Леонид Якубович аның ни өчен шулай киенгәнен сорагач, Илназ: "Абыем һәлак булды. Ул пехотачы иде", - ди.

Леонид Якубович малайның кулын кысты.

“Сезнең һәм яу кырыннан кайта алмаганнарның якыннары алдында баш иябез", - диде Якубович газиз улын югалткан якташыбызга.

Традиция буенча шоуда катнашучылар командага күчтәнәчләр алып килә. Карина Чишмә күчтәнәчләрен тапшырды, ә Илназ бүләккә зур уенчык машина алды.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: