Башкортстанда мәгариф объектлары өчен 112 системасына хәвефле хәбәрләр тапшыру механизмын булдырганнар. Бу хакта бүген Дәүләт Җыелышының иҗтимагый хәвефсезлек, хокук тәртибе һәм суд мәсьәләләре комитеты утырышында Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Кирилл Первов белдерде.
"Система мәгариф хезмәткәрләренә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында „112“ чакыруларны эшкәртү үзәгенә фаҗигаләр һәм гадәттән тыш хәлләр турында мәгълүматны махсус мобиль кушымта аша тапшырырга мөмкинлек бирә. Әлеге система белән агымдагы елда республиканың муниципаль берәмлекләрендә 30дан артык мәктәп һәм балалар бакчасы җиһазландырылды", - дип хәбәр итте Кирилл Первов.
Аның сүзләренә караганда, “112” чакыруларны эшкәртү үзәге тәүлегенә 7 меңнән артык мөрәҗәгать кабул итә.
"Хәзер республика территориясендә “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексының 22 подсистемасы эшли, шуларның унысы республиканың идарә үзәгенә тоташтырылган, бу оператив рәвештә карарлар кабул итәргә, гадәттән тыш хәлләргә кичекмәстән җавап бирергә мөмкинлек бирә”, — дип белдерде Кирилл Первов.