Еш кына геморрагик бизгәк белән 20 яшьтән 50 яшькә кадәрге ир-егетләр авырый, дип хәбәр итә “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең эпиднадзор һәм санитар саклау бүлеге җитәкчесе рынбасары Эльвира Солтанова.
Аның мәгълүматлары буенча, авыру авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләрендә эшләүче ир-егетләрдә ешрак күзәтелә, шулай ук балыкка һәм ауга йөрүчеләрдә. Әмма гомумән алганда, тычкан бизгәге йоктыру куркынычы, шәһәр һәм авылның куркыныч зонасында, төрле яшьтәге һәм социаль төркемнәрдәге кешеләр өчен дә бар.
"Агымдагы елның 9 аенда авыруның 114 очрагы теркәлгән. Пик сентябрь-ноябрь айларына туры килә, шуңа күрә табигатькә чыкканда профилактика чаралары турында онытмаска кирәк. Инфекциянең төп таратучысы – җирән төстәге кыр тычканы", - дип билгеләде ведомство вәкиле.