Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 октябрь , 09:50

Бананны юып ашагыз!

Табиб-инфекционист йогышлы авырулар вакытында бик сак булырга куша.

Бананны юып ашагыз!
Бананны юып ашагыз!

Табиб-инфекционист Сергей Вознесенский Марбург бизгәген юылмаган бананнар һәм башка яшелчә һәм җиләк-җимешләр аша йоктырырга мөмкин, дип белдерә. Куркыныч вирусны йоктыру ысулларын ул «Вечерняя Москва» белән әңгәмә вакытында ачты.

Вознесенский кибеттә сатып алынган барлык җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне су һәм сабын белән яхшылап юарга киңәш итә, — бу аларның кабыгында булган теләсә нинди вируслар йоктыру ихтималын киметә.

Инфекционист сүзләренчә, азык-төлек юлыннан тыш, Марбург вирусы, башка күп кенә геморрагик бизгәкләр кебек үк, инфекцияле кеше яки хайван белән якыннан аралашканда йога.

Шунысы билгеле, бу вирус һава-тамчы юлы белән бик йогып бармый: инфекция авыру белән иммунитеты какшаган кеше контактта булганда гына йогаргамөмкин, дип аңлата табиб.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: