10 октябрь кичендә Башкортстан халкы күк йөзендә гаҗәеп матур күренеш күзәтте. Төньяк балкышы фотолары белән социаль челтәрләрдә дә бүлештеләр. Республика районында төрле төсләр белән балкыган бу могҗиза кичке якта бик ачык күренгән.
Билгеле булуынча, 10-11 октябрьдә Җирдә 10 баллы шкала буенча 8 баллы көчле магнит давылы котыра. «Фобос» үзәгендә аңлатуларынча, чәршәмбе иртәсендә Кояш составында протуберанец (кызган газ фонтаны) булган гаять зур плазма болытын Җир ягына сипкән. Бу — соңгы елларда иң көчле магнит давылы дип фаразлана.
Күрәсең, бу магнит давыллары күктә төрле төстәге балкыш барлыкка килүгә сәбәпче булгандыр да.
Фотолар социаль челтәрләрдән.