-10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 октябрь , 11:35

Әтисенә охшаганмы, әллә әнисенәме?

Әти-әнидән мирас итеп алган сыйфатлар баланың холык-табигатенә зур йогынты ясый.

Әтисенә охшаганмы, әллә әнисенәме?
Әтисенә охшаганмы, әллә әнисенәме?

Балага әнисеннән һәм әтисеннән нинди сыйфатлар күчүе турындагы сорау һәрвакыт кызыксыну һәм бәхәс уята. Нутрициология өлкәсендәге белгечләр бу сорауга ачыклык кертергә тырыша. Белгечләр ассызыклавынча, малайларның интеллектуаль мөмкинлекләре күбрәк әниләренең геннары белән бәйле, шул ук вакытта кызларның акыл сәләтенә икесенеке дә йогынты ясый. Шунысы кызык, кәеф, инстинктлар һәм миһербанлык балага әтисеннән тапшырыла. Үз чиратында, хәтер, фикерләү һәм сөйләм формалашуга әни геннары зур йогынты ясый.

Тышкы билгеләргә килгәндә, яңактагы сөйкемлелек бирүче чокырлар, кагыйдә буларак, әнидән мирас итеп алына, ә менә баланың буе өчен әтисенең генетикасы “җавап бирә”.

Баланың чәчләре дә нәселдән мирас итеп күчә. Әгәр әнинең чәчләре бөдрә, ә әтинең чәчләре туры булса, баланың чәчләре гадәттә дулкынлы булачак. Әгәр ике ата-ана да туры чәчле булса, бала да туры чәчле булачак. Әтидә дә, әнидә дә бөдрә чәчләр булганда, балага күчү ихтималлыгы зуррак.

Кайбер белгечләр раславынча, сәламәтлек белән бәйле аерым проблемалар шулай ук нәсел белән бәйле булырга мөмкин. Гадәттә, психик тайпылышлар, артык авырлык һәм тешләр сәламәтлеге әти ягыннан килә.

Шуны билгеләп үтү мөһим, әлеге раслаулар нутрициология һәм генетика өлкәсендәге күзәтүләргә һәм тикшеренүләргә нигезләнгән, әмма нәселдән килүче сыйфатлар — азакка кадәр өйрәнелмәгән катлаулы процесс. Тәрбия, яшәү рәвеше һәм тирә-як мохит шулай ук шәхес формалашуга һәм кеше сәламәтлегенә сизелерлек йогынты ясый.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: