- Чит кешеләрнең үзара сөйләшкәнен тыңлап, өегезне үтеп киткәнегез бармы?
- Фәлән-фәлән кеше очраса, яңалыклар, төрле хәбәр ишетеп калыр идем, дип еш уйлыйсызмы?
- Күршегезнең ничек, нәрсә киюе турында кемгә булса да сөйлисезме?
- Әле генә ишеткән серне башка берәүгә сөйлисегез киләме?
- Танышыгызга уртак танышыгызның суыткычында ниләр барлыгын бәян итәсезме?
- Дусыгызның гадәтләрен башкалар белән тикшерәсезме?
- Нинди дә булса кичәгә иптәш кызыгызның сезнең күлмәкне киеп килүен сиздерер идегезме?
- Кибеттә танышыгызның акчасының күплеген күреп, башкаларга шул хакта җиткерәсезме?
- Кеше сумкасындагы әйберләр сезне кызыксындырамы?
- Иптәш кызыгызның егетен башка бер сылу белән очратсагыз, уртак танышыгызга бу турыда әйтер идегезме?
- Сезгә, телең озын, дип әйткәннәре бармы?
- Кунакта үзегезнең барысыннан да күбрәк сөйләвегезне сизәсезме?
- Танышларыгызның өендәге тәртипсезлек хакында башкаларга сөйлисезме?
Һәр “әйе” җавабы өчен бер очко языла.
Әгәр дә бердән бишкә кадәр очко җыйсагыз, сез гайбәтче түгел.
Алтыдан унга кадәр булса, намусыгыз гайбәт сөйләргә кушмый.
Уннан унөчкә кадәр очко җыйсагыз, сез сүз йөртергә әвәс.
Фото: cdn.culture.ru