Мармеладны чама белән кулланганда, йодка бай агар-агар аркасында аның балаларга файдасы бар. Бу хакта “NEWS.ru” басмасына Дәүләт мәгариф университетының табигый фәннәр факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы Ирина Лялина сөйләгән. Белгеч ассызыклаганча, составында агар-агар булган бу ризык кимерчәкләргә һәм сеңерләргә уңай йогынты ясый.
— Мармеладта балалар өчен файдалы матдәләр аз. Туклану кыйммәте бик түбән, шуңа күрә ул мөһим витаминнар һәм минераллар чыганагы була алмый. Әмма агар-агар организмны йод белән баета, кимерчәкләр һәм сеңерләрләр өчен файдалы,— дип билгели Лялина.
Белгеч әйтүенчә, шул ук вакытта агар-агар аппетитны киметә, артык күп ашарга яратучы балалар өчен моның файдасы булуы мөмкин.