В. Б. Петровский исемендәге 2нче фәнни-клиник үзәк терапевты Алексей Попов организмдагы тимер дефицитын ничек дәвалап булуы турында “Аif.ru” басмасына сөйләгән. Табиб билгеләвенчә, организм тимерне бары тик ике формада үзләштерә: үсемлек ризыкларыннан һәм иттән. Ит ризыклары тимерен организм яхшырак үзләштерә (20-30 процент), чөнки аның составына кешенекенә охшаш гемоглобин һәм миоглобин керә. Үсемлек тимере начаррак үзләштерелә — 1-7 процентка кадәр генә.
Попов билгеләвенчә, тимер күп кенә органик кислоталар, витаминнар һәм микроэлементлар белән бергә кулланганда гына яхшырак үзләштерелә. Рационга С витаминының профилактик дозасын, лимон яисә әфлисун сутлары, грейпфрут һәм җиләк, кәбестә һәм кызыл борыч ризыкларын кертергә кирәк.
Тимерне үзләштерүдә ярдәм итүче фруктоза барлык татлы җиләк-җимешләрдә дә бар. Күпчелек әче сөт ризыкларында, тозлаган кәбестәдә, арыш оныннан пешерелгән ризыкларда шулай ук тимер үзләштерү өчен кирәкле гәрәбә кислотасы бар.
Моннан тыш, тимер дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирүче цистеин тавык йомыркасында, көнбагыш орлыкларында, сарымсакта, суганда, брокколида, Брюссель кәбестәсендә, кызыл һәм сары борычта, кызыл иттә, кош-корт итендә һәм балыкта күп күләмдә бар.