Чикләвекләрнең барлык төре дә кешенең ми һәм йөрәк эшчәнлеге өчен бик файдалы, организмдагы начар холестериннарны чыгарарга ярдәм итә. Чикләвек төрле витаминнарга һәм минералларга бай. Тик аны артык күп ашау зыян да китерергә мөмкин. Иң яхшысы — көненә бер уч чикләвек ашау. Аны көннең беренче яртысында ашау хәерле.
Фундук (урман чикләвеге) баш миен ныгыта, Е һәм В6 витаминнарына бай. Нервларны ныгыту өчен дә урман чикләвеген кулланыгыз. Анда җитәрлек микъдарда лецитин дигән матдә бар.
Кешью тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай. Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра.
Миндальда аксым күп. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга ярдәм итә.
Арахистагы триптофан аминокислотасы бәхет гормоны бүленеп чыгуны арттыра. Бу кешегә тыныч, тормышыннан канәгать булу өчен кирәк. Ләкин игътибарлы булыгыз: арахис аллергия китереп чыгарырга мөмкин.
Макадамия — иң кыйммәтле чикләвек санала. Аның баш авытканда, мигрень булганда файдасы тия, ул гемоглобинны күтәрә, хәтерне яхшырта, арыганлыкны бетерә, нерв системасы эшчәнлеген көйгә сала.
Әстерхан чикләвеге иң файдалысы. Ул йөрәкне дәвалый, кан тамырларын начар холестериннан чистарта, ми эшчәнлеген тукландыра һәм яхшырта, йокыны яхшырта, сөякләрне ныгыта һәм буын авыртуын бетерә, шикәр диабетыннан да файдалы.