Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 октябрь , 15:00

Сабыең туган саен ипотека бурычы кими

Балалы гаиләләргә шәп ярдәм булыр иде!

Сабыең туган саен ипотека бурычы кими
Сабыең туган саен ипотека бурычы кими

Дәүләткә балалы гаиләләргә ипотека буенча бурычларын түләүгә кушылырга кирәк, матди ярдәмнең суммасы турыдан-туры балалар санына бәйле булырга тиеш. Мондый фикерне "ОТВ" эфирында Екатеринбургның Шәһәр думасы депутаты Денис Хаванцев белдерде.

“Әгәр гаиләдә бер бала туган икән, дәүләт бюджет исәбенә аның ипотека буенча бурычының 25 процентын компенсацияли. Әгәр икенче бала туган икән – 50 процентын, өченчесе өчен – 75 процент, дүртенчесе өчен тагын да күбрәк”, — дип аңлата парламентарий.

Аның сүзләренчә, мондый башлангычны  гамәлгә ашыру дәүләтнең гаиләләргә һәм күпбалалы булуга ярдәм итүенең мәгънәле билгесе булачак.

Хаванцевның башка тәкъдимнәре арасында: ким дигәндә бер баласы булган хатын-кызлар өчен эш көнен кыскарту, шулай ук ике яки аннан да күбрәк баласы булган аналар өчен ике яки өч атнага бер тапкыр өстәмә ял көне алу мөмкинлеге дә бар.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: