+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
27 октябрь 2024, 11:00

Песи кем янында йокларга ярата?

Бу йорт хайваны кемнедер бик нык ярата, ә кемнедер бөтенләй өнәми.  

Песи кем янында йокларга ярата?
Песи кем янында йокларга ярата?

Белгечләр әйтүенчә, моның үз сәбәпләре бар.

Беренчедән, песиләр кешенең кайсы җире авыртуын билгеләү сәләтенә ия һәм нәкъ менә шушы урынга ятарга тырыша. Тәннең авыру урыннары, кагыйдә буларак, җылырак һәм мәчеләр моны сизә.

Икенчедән, мәчеләр йоклар өчен тыныч, хәвефсез урын эзли. Шуңа да алар тыныч холыклы, төнлә боргаланып йокламаучы кешеләр янына ята. Песиләр иң ышанган кешеләре янында гына йоклый.

Өченчедән, алар бик яхшы ис сизә, хәтта кеше сизмәгән исләрне дә. Әгәр сездән аның күңеленә хуш ис килә икән, песи сезгә тартылачак.

Дүртенчедән, мәчеләр җылы ярата, сезнең янга ята икән, димәк, тәнегез алар өчен бик яхшы җылылык чыганагы булып хезмәт итә, бигрәк тә салкын көннәрдә. Шуңа да алар еш кына балалар янына ята.

Песиләр  тәүлегенә 16 сәгатькә кадәр йоклый һәм уңайлы урыннарны өстен күрә. Җылы бүлмә, йомшак юрган нәкъ менә алар теләгән уңайлы йокы урыны.

 

Фото: rg.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: