+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
28 октябрь 2024, 10:30

Кан тамырлары өчен файдалы яшелчәне беләсезме?

Табиблар аны көн саен ашарга киңәш итә.

Кан тамырлары өчен файдалы яшелчәне беләсезме?
Кан тамырлары өчен файдалы яшелчәне беләсезме?

Инсульт  авыруы елдан-ел “яшәрә”. Ул урта яшьтәге кешеләр арасында торган саен ешрак очрый. Табиблар билгеләвенчә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә күп очракта кешенең яшәү рәвеше йогынты ясый.

Инсульт үсеше куркынычын киметү өчен физик активлыкка игътибар итәргә, саф һавада күбрәк булырга, шулай ук туклану рационын күзәтергә кирәк. Бу хакта “Hibiny.ru” басмасына медицина фәннәре докторы, профессор Нана Погосова сөйләгән.

Эксперт сүзләренчә, йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә уңай йогынты ясый торган ризыкларны экзотик һәм кыйммәтлеләр арасыннан эзләргә кирәкми. Мәсәлән, кишердә кан тамырларының яхшы эшләве өчен кирәкле бик күп файдалы матдәләр һәм витаминнар бар. Аны көндәлек тукланудан калдырмаска тырышыгыз.

Кишер белән бергә рационга башка яшелчәләрне дә кертергә кирәк тә. Кәбестә бик файдалы —аны болай да, тозлы килеш тә ашагыз. Туклануыны балык һәм үсемлек майлары белән баетыгыз.

"Сүз ниндидер зур күләмнәр турында бармый, аларны үз рационыңа даими кертергә кирәк. Шулай ук калийлы продуктлар да мөһим. Ул абрикоста күп, хәтта киптерелгәнендә дә, баклажанда, бананда, бәрәңгедә дә җитәрлек. Шулай булгач, сайлар өчен ризыклар күп", - дип Нана Погосова.

Яшелчәләрне даими рәвештә һәм көненә кимендә 500 грамм кулланырга кирәк, дип саный белгеч. Иртән һәм кичен берәр кишер ашау гадәтен булдырыгыз, һәм кан тамырларыгыз сәгать кебек эшләячәк.

Фото: pic.rutubelist.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: