Русия Дәүләт думасы депутатлары балигъ булмаган затларга сыекландырылган углекислый газ булган товарларны саткан өчен штрафлар кертү турында закон проектын эшләгән.
Документтан аңлашылганча, балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен сатуга карата кулланыла торган штрафлар шулай ук газлы көнкүреш товарларын сатуга да кагылачак.
Әгәр закон проекты кабул ителсә, гражданнар өчен штраф күләме — 60 000 сумга кадәр, вазыйфалы затлар өчен — 300 000 сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 600 000 сумга кадәр булачак.
Закон проекты инициаторлары фикеренчә, аны кабул итү “балигъ булмаганнарга сыекландырылган углеводород газлары булган потенциаль куркыныч көнкүреш товарларын сатуны законнар белән чикләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк”.
Фото: media.1777.ru