Педиатр, медицина фәннәре кандидаты Кирилл Константинов баланы ничә яшьтә йөзәргә бирергә яравы турында сөйләгән “Pravda.Ru” басмасына. Белгеч ассызыклавынча, йөзү мускулларның гипертонусын киметүгә , йомшартырга ярдәм итә. Су үзеннән-үзе балаларда, бигрәк тә нарасыйларда мускул массасының нормаль үсешенә булыша.
Моннан тыш, табиб сүзләренчә, йөзү күпсанлы хроник авырулар өчен бик яхшы тернәкләндерү курсы да булып тора. Бассейнга баланы ике айлык чагыннан бирергә мөмкин, ә ел фасылы кайсы булса да зыянлы түгел.
Константинов шулай ук бассейн эшенең дөрес оештырылырга тиешлегенә игътибар итәргә куша. Һава дымлылыгы, су һәм һава температурасы кебек барлык кирәкле параметрларны үтәү балалар өчен хәвефсезлекне тәэмин итәчәк. Гадәттә сабыйлар инструкторлар белән бассейннарда 30 минутка кадәр йөзә, өлкәнрәк балалар өчен вакыт бер сәгать чамасы дәвам итә. Күнекмәләр алдыннан ук балаларга массаж ясарга һәм “разминка” үткәрергә тиешләр, ди балалар табибы.
Фото: static2.smi2.net