Гадәттә, аны бозылган дип уйлыйбыз. Чынлыкта исә әче яисә кара шоколад плиткасында ак таплар барлыкка килсә, бу шоколадның какао-май нигезендә ясалганын күрсәтә. Димәк, агарган шоколад кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый һәм ул кулланырга яраклы, ләкин яраклылык вакыты чыкмаган булса гына. Шулай ук тәмсез, күгәрек ис, әче тәм килгән очракта да аны ашамавың яхшырак.
Шоколад яктылык, эссе яисә суыкны һәм дымлылыкны яратмый. Шуның өчен аны фольгага төрәләр. Кинәт югары яисә түбән температура һәм югары дымлылык булган очракта ул агара. Җитештерү технологияләре бозылган очракта да, вакыт үтү белән, шоколадта ак таплар барлыкка килә.
Шоколадны суыткычта сакламагыз. Иң яхшысы – коры, 14-16 градус булган урын.