-9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
1 ноябрь , 10:10

Көненә бер зур хөрмә ашагыз!

Бигрәк тә вируслы авырулар таралган чорда бу җимешнең файдасы тия.

Көненә бер зур хөрмә ашагыз!
Көненә бер зур хөрмә ашагыз!

Көзен хөрмә вакыты башлана. Елның бу чорында аның матур кызгылт сары җимешләре өлгерә.

"100 г хөрмәдә бета-каротинның тәүлеклек нормасының чирек өлеше диярлек бар (бу аңа ачык кызгылт сары төс бирә торган пигмент), — дип белдерә медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Наталья Денисова. — Организмда бета-каротин А витаминына әйләнә, ә ул бик көчле антиоксидант. Ул тән тиресенә, шулай ук күрү сәләтенә уңай йогынты ясый”.

Хөрмә иммунитетны ныгытырга һәм организмның тонусын арттырырга ярдәм итәчәк, ди белгечләр. Бигрәк тә көзге-кышкы чорда хөрмәнең файдасы тиячәк. Бу җимештә булган А, С һәм Р витаминнары организмга аеруча яхшы йогынты ясый.

Бу матдәләр, шулай ук, тән тиресенә тыгыз һәм чиста калырга  булыша. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләр өчен дә хөрмә файдалы. Аның составындагы калий үзе үк йөрәккә дәва.

Белгечләр әйтүенчә, хөрмәдә азык җепселләре һәм микроэлементлар алмага караганда күбрәк. Димәк, ул ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген җайга салырга ярдәм итәчәк. Һәм, һичшиксез, хөрмә — бик яхшы тынычландыру чарасы. Арыганлыкны бетерә, нерв системасын тынычландыра һәм эшкә сәләтлелекне арттыра.

Хөрмә составындагы магний бөерне чистарта: натрий тозларын чыгара. Бу җимеш шулай ук теш казналарын ныгыта.

Сәламәт кешегә көненә 150 грамм хөрмә ашарга киңәш ителә. Бу бер зур, яки ике кечкенә хөрмә. Балага— 100-150 граммнан дан артык түгел", — дип киңәш итә табиб.

Хөрмәне сатып алганда аның өлгергәнлегенә игътибар итәргә кирәк. Йомшагы куе кызыл төстәге сортлар "королёк" яки "шоколадлы хөрмә" дип атала. Бу җимешләр татлырак була.

Өлгермәгән җимешләр, составында танин матдәсе булганлыктан, авызны бөрештерә. Бу тәмнән котылу өчен аны туңдыргычка куеп торырга кирәк.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: