Бу фотода – Русиянең халык артисты Филипп Киркоровның әти-әнисе. Артист социаль челтәрләрдә ЗАГСта төшерелгән архив кадрлар белән уртаклашкан.
"Нәкъ 60 ел элек, 1964 елның 1 ноябрендә минем гаиләм туган. Мәскәү шәһәрендәге 2нче ЗАГС бүлеге сараенда. Бу матур никах өчен әти-әнигә рәхмәт. Минем өчен. Миңа гомер биргән өчен. Гаилә традицияләрен кадерләгез һәм мәхәббәтне саклагыз. Русиядә 2024 — Гаилә елы булуына шатмын. Бу кешедә булган иң мөһим әйбер", — дип язган җырчы.
Филипп Киркоровның әти-әнисе 30 ел бергә яшәгәннәр. Виктория Лихачева һәм Бедрос Киркоров бер ул үстергәннәр. Филипп Киркоров үзе исә ике бала тәрбияли. Җырчы берничә тапкыр интервьюда кызына иң яраткан кешеләре — элекке хатыны Алла Борисовна һәм әнисе Виктория Марковна хөрмәтенә Алла-Виктория дип исем кушуын әйткән иде. Артист сүзләренчә, кызының холкы катлаулы, улы Мартиннан аермалы буларак, әтисе гастрольләрдә булганда, ул өйдә бөтенесе белән җитәкчелек итә.
Фото: Филипп Киркоровның социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән.