-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 ноябрь , 23:05

Помпельмус ашаганыгыз бармы?

Уфа лимонариенда аның яңа сортын чыгарганнар.

Помпельмус ашаганыгыз бармы?
Помпельмус ашаганыгыз бармы?

Помпельмусның яңа сорты Уфаның 450 еллык юбилеена багышланган. Шуңа да аны  “Уфа” дип атаганнар.

Лимонарий мөдире Фәридә Садыйкова Селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Русия Федерациясе дәүләт комиссиясеннән сортны теркәү турында раслау алган.

"Бу коллективның күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе, без моның белән бик горурланабыз! – ди лимонарий белгечләре. — Цитруслыларны кушылдырулар күп, ул бездә 9нчы елда ачыкланды, без аны озак күзәттек һәм комиссиягә тәкъдим итәргә булдык".

Лимонарийда хәзер мондый бишкә якын агач бар, аларны утыртачаклар, саны артачак.

Билгеле булуынча, помпельмус – цитрусларның бер төре. Аның исемнәре күп: помело, котокан, ямабуки. Помпельмусның туган җире дип Зонд утрауларын саныйлар. Капитан Шеддок, Барбадос утравында булганда, помпельмус орлыкларын алып кайткан, шуңа күрә аларны шулай ук шеддок дип тә атыйлар. Бу цитрусның җимешләре эре. Массасы якынча 230-420 г, тәме әчкелтем-татлы. Аларны шул килеш тә һәм кайтатма, цукат ясап кулланырга да була.

 

Фото:bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: