-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 ноябрь , 13:00

Балага кышкы куртка сайлыбыз

Экспертлар балага кышкы кием алганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

Балага кышкы куртка сайлыбыз
Балага кышкы куртка сайлыбыз

Беренче киңәш — куртканың эченә нәрсә тутырылуын ачыклагыз, ул табигый (мамык, йон) һәм синтетик (синтепон, холлофайбер) була. Исегездә тотыгыз: җылылыкны эчлек үзе түгел, ә андагы куышлыкларны тутыручы һава тотып тора: куышлыклар күбрәк булган саен, әйбер шулкадәр җылырак булачак. Сатып алганда ясалма эчлекле курткаларга өстенлек бирү яхшырак, чөнки аларны чистарту-юуу җиңелрәк.

Икенче киңәш –  җиңел куртка сайлагыз. Авыр курткалар балага хәрәкәтләнергә комачаулый.

Өченче киңәш — куртка кысып тормасын, термобелье яки свитерны иркен киярлек булсын. Шул ук вакытта артык зур әйберләр алырга да кирәкми, чөнки бу да балага хәрәкәт иткәндә уңайсызлык тудырырга мөмкин. Аннары зур кием астыннан үтәли җил йөриячәк.

Экспертлардан дүртенче киңәш — якасына карагыз. Аның биек булуы яхшырак, бу очракта баланы җилдән саклау җиңелрәк булачак. Шулай ук куртканың капюшоны һәм эластик манжеталары булсын. Моннан тыш, өске киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булырга тиеш.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: