-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 ноябрь , 11:00

Көздән язга кадәр өстәлегездән өзелмәсен!

Табиб иң файдалы өч кайнатма турында сөйләде.

Көздән язга кадәр өстәлегездән өзелмәсен!
Көздән язга кадәр өстәлегездән өзелмәсен!

Көздән язга кадәр ашарга кирәк булган өч төр кайнатманың файдасы турында эндокринолог Елена Чуракина сөйләгән.

Кайнатманы “файдалы” һәм  “зарарлы” га бүлү дөрес түгел, дип билгеләгән табиб “RT” басмасына. Мондый ризык, беренче чиратта, тәмләп чәй эчү өчен ясала. Икенче яктан, һәр кайнатманың ниндидер файдалы сыйфатын табарга мөмкин.

Эксперт бигрәк тә өч төр кайнатмага игътибар итәргә тәкъдим итә. Беренчесе –  гөлҗимештән әзерләгән кайнатма. Ул С витаминына һәм антиоксидантларга бай, шуңа күрә организм күзәнәкләрен оксидлашудан саклый һәм коллаген эшләп чыгаруны стимуллаштыра.

Кара карлыган кайнатмасы шулай ук витаминнарга һәм минералларга бай. Гомумән алганда, ул иммунитетны ныгыту өчен файдалы.

Кура җиләгеннән ясалган кайнатманы авырый башлаган гына вакытта ук кулланырга киңәш ителә: аның чир “куу” сыйфаты бар, ул грипп һәм ОРВИ вакытында температураны төшерә.

Сәнәгать шартларында җитештерелгән кибет кайнатмасыннан ераграк торыгыз, ди эндокринолог. Анда файдалы витаминнарга караганда, ясалма өстәмәләр күбрәк булачак.

Елена Чуракина көненә 1-2 чәй калагы кайнатма ашарга киңәш итә. Аларны чәйгә салырга яки ипи кисәгенә ягарга мөмкин. Иң мөһиме, кайнатма тәүлеклек калориянең 15 процентыннан артмасын.

 

Фото: cake-dance.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: