-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 ноябрь , 14:50

Антуриум чәчәк атсын, дисәгез...

Белгеч аны өй шартларында тукландырырга өйрәтә.

Антуриум чәчәк атсын, дисәгез...
Антуриум чәчәк атсын, дисәгез...

Агроном Елена Николаева үзенең "60 соток в Сибири" Дзен-каналында ноябрь аенда антуриумны нәрсә белән тукландырырга кирәклеге турында сөйләде. Табигый һәм нәтиҗәле тукландыру ярдәм итәчәк.

Эксперт сүзләренә караганда, ашлама әзерләү өчен 1 аш кашыгы борчакка 1 стакан җылы су салырга кирәк булачак. 3 сәгать дәвамында тотарга. Аннары төнәтмәне сөзеп алырга һәм аның күләмен бүлмә температурасындагы су белән 1 литрга җиткерергә кирәк. Шушы суга 1 аш кашыгы коры сарымсак өстәргә кирәк. Килеп чыккан ашламаны гөл төбенә 3 аш кашыгы исәбеннән сибәргә.

Николаева аңлатканча, борчак составында В1, В2 витаминнары, кремний, магний, фосфор, тимер, калий, марганец һәм бакыр бар, алар антуриумның үсеше өчен кирәк. Сарымсак үз чиратында чәчәк атуны стимуллаштырачак. Сынап карыйбызмы?

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: