-8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 ноябрь , 11:50

Бала өчен нинди ботка файдалы?

Белгечләр витаминнарга аеруча бай берничә ярманы билгеләгән.  

Бала өчен нинди ботка файдалы?
Бала өчен нинди ботка файдалы?

Ботка – ана сөтеннән соң һәр бала өчен беренче ризык. Педиатрлар әйтүенчә, нәкъ ботка – сабыйлар өчен иң файдалы ризык. Анда клетчатка, витаминнар һәм минераллар күп. Белгечләр файдалы матдәләргә аеруча бай алты ярманы билгеләгән.

Беренче урында – карабодай боткасы. Карабодай аксым һәм клетчатканың бәяләп бетергесез чыганагы булып тора, алар яхшы ашкайнатуга ярдәм итә. Ул гына да түгел, бу боткада бик күп витаминнар бар: В1, В2, В6, В9, РР, калий, магний, бакыр, марганец, фосфор, тимер, цинк һ. б.

 

Солы боткасы. Баланың ашкайнатуы өчен бу ботка иң файдалысы. Ул җиңел һәм бер үк вакытта бик туклыклы. Моннан тыш, анда В төркеме витаминнары җитәрлек. Билгеле булганча, алар сабыйның нерв системасын дөрес үстерергә ярдәм итә. Солы ярмасының файдасы ничек эшкәртелүенә бәйле, әгәр ул тиз пешә торган булса ул иң зыянлы ботка булачак, ә менә озак итеп пешерелә торган ярмалардан ботка бик файдалы.

 

Арпа ярмасы боткасы (перловка). Безнең ата-бабаларыбыз өчен бу боткадан да яхшырагы һәм тәмлерәге булмаган. Дөрес әзерләнгән перловка тәмле, туклыклы. Ул  безнең организмны алюминий һәм йод, тимер һәм калий, кобальт һәм кальций, бакыр, магний, селен, фтор, фосфор, шулай ук А, В, С, Е Һәм D витаминнары белән мул тәэмин итә.

 

Тары боткасы. Башка боткалар кебек үк, ул да файдалы витаминнар һәм минераллар чыганагы булып тора. Анда пектин, клетчатка, пуриннар, фитостероллар, магний, фосфор, бакыр, кремний, калий, марганец, тимер, ванадий, молибден, селен, кобальт, сер, цинк, никель, циркон, бор, хәтта хром да бар.

 

Кукуруз боткасы. Бу ботканы пешерү җиңел түгел: артык ашыкканда һәм технологияне үтәмәгәндә ул тәмсез һәм каты була. Шулай да кукуруз боткасын әзерләргә өйрәнергә кирәк. Чөнки анда бала организмы өчен бик күп файдалы витаминнар бар.

 

Дөге боткасы.  Мондый ботка кыйммәтле туклыклы матдәләр һәм витаминнар чыганагы. Шәрык халкының аны көн саен ашавы очраклы түгел. Дөге боткасы бик туклыклы, анда аксым һәм клетчатка күп, ә тагын В1, В2, В3, В5, В6, В9 витаминнары, шулай ук кальций, тимер, магний, марганец, фосфор, калий, натрий, цинк бар.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: