Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе һава торышы кискен үзгәрүе турында кисәтә. Иртәгә, 5 ноябрьдә республика районнарында һәм автомобиль юлларында бозлавык көтелә.
Көз, кыш айларында иң куркынычы — бозлавыкта таеп егылу. Тайгак юлда егылу бәрелүгә, имгәнүгә һәм сынуга китерергә мөмкин. Шул ук вакытта һәр очракта беренче ярдәм күрсәтү тактикасы төрлечә булачак. Белгечләр әйтүенчә, егылуның иң еш очрый торган сәбәпләре — аяк киеменең тая торган булуы, ашыгып йөрү һәм игътибарсызлык.
“Мондый егылулар өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча куркыныч, чөнки күп очракта ул каты җәрәхәт алу белән тәмамлана — аяк-кул, кабырга һәм умыртка сөяге сынуы мөмкин", — дип кисәтә алар.
Әгәр егылган кеше кискен авырту кичерсә, кул-аякларын сизмәсә, хәрәкәтләнә алмаса, тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
Шул ук вакытта табиблар килгәнче кешене кузгатырга яисә борырга тырышырга ярамый, чөнки бу хәлне начарайтырга гына мөмкин, дип аңлата белгечләр.
Моннан тыш, бозлавык вакытында ике кулга да сумка тотарга ярамый — егылган очракта бу тигезлекне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Әгәр дә таеп китсәгез, аркага егылганда иякне күкрәккә кысу мөһим, бу баш мие җәрәхәтенә китерүдән саклаячак. Башлык һәм капюшон бәрелүне йомшартырга ярдәм итәчәк.
Күңел болгану, баш әйләнү, эч авырту баш мие җәрәхәте яисә башка органнарның җәрәхәтләнүен аңлата, бу очракта зыян күрүчегә ашыгыч табиб ярдәме кирәк.
“Зыян күргән урынга берничә тапкыр боз куярга кирәк, авырткан урынны җылытырга ярамый", — ди табиблар.
Фото: gribanovskij-r36