Сыр яратучыларны еш борчыган сорау бу. Иң элек шуны аңларга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, күгәрек — ул гөмбәләр, аның күренеп торган өлеше, шулай ук күренми торган мицелий гөмбәлеге була, ул продуктның эченә үтеп керә.
Сыр тыгызрак һәм катырак булган саен, күгәргән өлешен кисеп, калганын ашау хәвефсезрәк. Әгәр пармезан яисә шундый ук каты сыр зыян күргән икән, зарарланган урынны кисеп ташларга һәм калганын кулланырга мөмкин.
Әгәр дә сүз моцарелла, маскарпоне яки Адыгейский кебек йомшак сырлар турында барса, мондый сырны тулысынча ташлау яхшырак: йомшаграк һәм дымлырак булуы аркасында алар тиз һәм тулысынча күгәрек белән зарарлана.
Гади сары сырга килгәндә, ташларгамы яисә калдырыргамы, дип икеләнгәндә, аның никадәр озак ятуына, тышкы торышына карап эш итәргә кирәк. Һәрхәлдә, галимнәр күгәргән өлешне генә түгел, ә аның тирәсендәге урынны тагын ким дигәндә 2 сантиметр кисеп ташларга киңәш итә — шул ук гөмбәчекләр аркасында. Әлбәттә, сыр – кыйммәтле ризык. Аны ташларга кул бармый, ләкин агулану, ә аннары дәвалану күпкә кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Автор фотосы.