Башкортстанда агымдагы елның 1 гыйнварыннан 7 ноябренә кадәр туган сабыйларның иң сирәк һәм популяр исемнәрен атадылар. Исемлекне ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырды.
Яңа туган балаларның иң сирәк кызлар исемнәре булып: Камилина, Мөбинә, Элуна, Сәәдия һәм Дилназ билгеләнгән. Малайларга Башкортстанда иң сирәге Нестор, Янар, Рәсүлбәк, Завен һәм Вәсил дигән исемнәр кушканнар.
Һәм, киресенчә, кызлар арасында иң популяр исемнәр: Әминә (388), София (341), Эмилия (326), Ева (326) һәм Арина (316) булып чыккан. Малайлар арасында — Әмир (495), Тимур (317), Марк (313), Артем (312) һәм Эмир (296).
Автор фотосы.