+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 ноябрь , 17:15

Аккошлар җылы якка китәргә өлгермәгәнме?

Бу горур кошларны авыл халкы видеога төшереп алган.

Аккошлар җылы якка китәргә өлгермәгәнме?
Аккошлар җылы якка китәргә өлгермәгәнме?

Кинәт кенә кыш булды да куйды быел, берничә көндә җир өстен ап-ак кар капларга да өлгерде. Көзен җылы якка очып китә торган кошлар да аптырашта калган әнә.

Бөрҗән районының Ыргызлы авылы халкы һавада ак төстәге аккошлар көтүен күргән һәм бу матурлыкны видеога да төшереп өлгергәннәр. Бу хакта “Башкирия”милли паркының телеграм-каналында хәбәр итәләр.

— Кар һәм салкыннар кошларны республикадан китәргә ашыктыра. Барлык аккошлар да көз көне күчеп йөрми. Аларның күбесе бездә сулыкларның ачык урыннарында кышларга кала, — дип билгелиләр милли паркта.

 

Фото:скрин видео

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: