+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 ноябрь , 15:10

Бу эчемлек иммунитетны ныгыта!

Шифалы катнашманы суыткычта саклагыз.

Бу эчемлек иммунитетны ныгыта!
Бу эчемлек иммунитетны ныгыта!

Көзге салкыннар, йогышлы авырулар таралган вакытта өйдә әзерләнгән имбир эчемлеге ярдәмгә килә. Иммунитет какшый башлауын сизеп калу белән менә шушы гади генә катнашманы әзерләргә киңәш итәләр.

Эчемлек өчен кирәкле әйберләрне һәр кибеттән сатып алырга була, әзерләү 3-5 минут вакытны ала. Бу файдалы катнашманы банкага салып, өйдә сакларга һәм эштә дә кулланырга мөмкин.

Бу катнашманы әзерләү өчен 1 лимон, 1 имбир тамыры, бал һәм блендер кирәк булачак. Лимонны, имбир тамырын блендерда ваклап, яисә иттарткычтан үткәреп, шуңа 3 зур аш кашыгы бал салып болгатырга. Балның файдасы турында сөйләп торасы да юк.
Катнашманы ачымасын өчен суыткычта саклау яхшырак.

Аны ничек кулланырга, дисезме? Чынаякка 2-3 чәй кашыгы шул катнашманы саласыз, өстенә кайнар су коясыз, кирәк булса, тагын бал өстисез һәм тәмләп эчәсез. Лимонадны хәтерләткән, аз гына әчкелтем тәме булган бу тәмле эчемлек бик шифалы.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: