Сөттә пешкән тары боткасы күпләргә балачактан таныш тәмле ризык. Әмма ботка тәмле һәм файдалы булсын өчен берничә хатадан сакланырга кирәк.
Төп хаталарның берсе — сап-сары төстәге тары ярмасы куллану. Күпләр мондый ярма ботка өчен яхшырак дип санап ялгыша. Хуш исле һәм тәмле ботка пешерү өчен аксыл тары ярмасын сайлау яхшырак.
Икенче хата — ярманы яз көне сатып алу. Бу чорда аның саклану вакыты чыккан булырга мөмкин, бу ботка тәменә е йогынты ясаячак. Тарыны көзен һәм кышын сатып алу яхшырак.
Тары боткасы пешерергә тотынганчы, суны 7-10 тапкыр алыштырып, ярманы яхшылап юарга кирәк. Бу пычрактан һәм әче тәмнән котылырга ярдәм итәчәк.
Тары боткасын иң элек суда пешерергә, ә сөтне әзер булгач кына өстәргә кирәк.
Таралып торучы ботка пешергә теләсәгез, аны ачык капкач белән, көчлерәк утта пешерегез. Изелеп пешсен, дисәгез, капкач астында акрын утта пешерегез.
Автор фотосы.