+2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 ноябрь , 09:10

Мәчене эшкә алганнар

Аны бакчада ташлап киткән хуҗалары үкенер әле!

Мәчене эшкә алганнар
Мәчене эшкә алганнар

Санкт-Петербургта Анна Ахматова музеена яңа хезмәткәр алганнар. Ул - Фрост кушаматлы мәче. Бу хакта шәһәр вице-губернаторы Борис Пиотровский социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, җирән мәче бакчачылык ширкәтләренең берсендә табылган, аннары хайваннарны яклаучылар аны музейга тапшырган.

"Фонтан йортында яңа караучы — җирән мәче Фрост барлыкка килде. Аны дача бистәләренең берсендә тапканнар",- дип язган Пиотровский үзенең telergam-каналында.


Билгеле булуынча, дача сезоны тәмамланганнан соң, хуҗалары бу матур мәчене никтер шәһәргә алып кайтмаска уйлаган. Ә хайваннарны яклаучылар урамда калган мәчене Анна Ахматова музеена тапшырганнар.

Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, Фрост сынау срогын уңышлы узган һәм рәсми рәвештә музей мәчесе вазыйфасына кабул ителгән. Ул сәламәт, бик аралашучан һәм сөйкемле хайван, урамга чыгуга караганда, өйдәге уңайлылыкны артыграк күрә.

 

Фото: Анна Ахматова музееның матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: