+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 ноябрь , 16:45

“Улларымны да аларның авыр хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтәм”

Радий Хәбиров бүген гаиләсе белән полиция участок пунктында булды.

“Улларымны да аларның авыр хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтәм”
“Улларымны да аларның авыр хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтәм”

Бүген, 10 ноябрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гаиләсе белән Уфа районының Булгаково авылында урнашкан 11нче полиция участок пунктында булды. Республика җитәкчесе участок уполномоченныйлары, полиция лейтенантлары Айдар Гайнатуллин һәм Азамат Нурмөхәммәтовны, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полиция лейтенанты Карина Хәйруллинаны һөнәри бәйрәмнәре – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.

“Шәхсән минем өчен полиция көне – бик мөһим бәйрәм. Минем күп кенә дусларым Эчке эшләр органнарында хезмәт иткән яисә бүген дә хезмәт итә, мин үзем белемем буенча юрист. Шуңа күрә бу эшне, аның катлаулылыгын һәм җаваплылыгын яхшы аңлыйм.

Бу көнне җәмәгать тәртибен саклаучы, гражданнарыбызны яклаучы, җинаятьчелеккә каршы көрәшүче һәркемне кочаклап, аларның кулларын кысып, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә.

Мин үз улларымны да полицейскийларны һәм аларның авыр хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтәм. Бүген без гаиләбез белән Уфа районының 11нче участок полиция пункты хезмәткәрләрен котладык. Монда яшьләр эшли. Алар югары һөнәри белемле, җәмгыятькә хезмәт итәргә һәм алга барырга телиләр. Тормышларында барысы да уңышлы булсын.

Эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә дә яхшы хезмәт телим. Алар һәр кичне туганнары һәм якыннары янына кайтсыннар”, - дип язган социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.

Фото:glavarb.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: