Табиб-гастроэнтеролог Людмила Сухорукова белдерүенчә, көз ахырында организмга вакланган солы бөртекләре, банан, фасоль, майлы балык, сыер ите, шулай ук С витаминына бай цитруслы җиләк-җимешләр кебек ризыклар аеруча файдалы. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
"Кышка кергәндә организмга вакланган солы бөртекләре, банан, морс, фасоль, ясмык, финик, майлы балык, сыер ите, чикләвек һәм алма кебек файдалы ризыклар кирәк. Бу ризыкларда витаминнар һәм микроэлементлар бар, аларның җитмәве хәлсезлеккә һәм яшәү көчен югалтуга китерергә мөмкин. Алар арасында В, D, С төркеме витаминнары, шулай ук кальций, калий, тимер һәм магний бар", - дип белдерә табиб.
Гастроэнтеролог елның бу вакытында С витаминына бай ризыкларны ешрак ашарга киңәш итә. Бу цитруслы җимешләр генә түгел, җиләкләр дә булырга мөмкин. Гөлҗимештән, сырганактан һәм мүк җиләгеннән әзерләнгән эчемлекләре аеруча файдалы. Шул ук вакытта шикәрдән баш тарту яхшырак, чөнки ул, киресенчә, иммунитетны какшата. Тәмләткеч сыйфатында эчемлекләргә бал кушу яхшырак. Бал сәламәтлекне ныгыта, тынычландыра, хәл кертә торган сыйфатларга ия.
Автор фотосы.