0 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 ноябрь , 10:35

Яман шешкә каршы вакцинаны сыный башлыйлар

Галимнәр аның вакытын әйтте.

Яман шешкә каршы вакцинаны сыный башлыйлар
Яман шешкә каршы вакцинаны сыный башлыйлар

Галимнәр агымдагы ел ахырында – 2025 ел башында яман шештән вакцинаның клиник сынауларын башлаячак. Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, радиология фәнни-тикшеренү үзәге генеральный директоры Андрей Капринга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Клиникага кадәрге нәтиҗәләр инде алынган, димәк, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм этик комитет хуплавын алу белән, беренче фаза һәм төркем җыюны без инде 2025 ел башында яки агымдагы  ел ахырында ук башлый алабыз", - дип эксперт сүзләрен китерә агентлык.

Клиник тикшеренүләр кысаларында, Русиядә яман шештән яңа вакцинаны беренче булып меланома һәм вак күзәнәкле үпкә яман шеше булган кешеләр алачак.

Исегезгә төшерәбез, Каприн июль башында мРНК-технологияләр нигезендә онковакцина — бик перспективалы эшләнмә, дип белдергән иде. Аның асылы пациенттан шеш материалын алудан, аның үзенчәлекләрен анализлаудан һәм “шеш паспорты” булдырудан гыйбарәт, ул аннары персональләштерелгән вакцина өчен кулланыла.

 

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: