+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 ноябрь , 14:35

Әгәр томау ун көннән артса...

Табиблар озакка сузылган томауның куркыныч булуы турында кисәтә.

Әгәр томау ун көннән артса...
Әгәр томау ун көннән артса...

Гадәттә, томау 7-10 көн дәвамында үтә. Әгәр симптом ике атна һәм аннан да күбрәк дәвам итсә, бу инде озакка сузылган ринит турында сөйли, дип белдерә табиблар.

Мондый хәлдә борын тыгылуы һәм ис сизү сәләтен югалту еш кына баш авыртуы белән бергә була. Шулай ук борыннан су яки сары бүлендек ага, борын куышлыгы кибә, әрни.

Мондый симптомнарның барлыкка килүе сагайтырга тиеш. Белгеч кисәткәнчә, дәваламасаң, озакка сузылган ринит сәламәтлек өчен куркыныч, чөнки борынның лайлалы тышчасы организмга төрле патогеннар үтеп керү өчен киртә булып тора.

"Барьер функциясе бозылганда, инфекция кушылуы һәм авыруның катлаулануы барлыкка килү куркынычы бар. Әгәр томауны дәваламасак яки даруларны контрольсез куллансак, хроник ринит, шулай ук гайморит, фронтит, отит, бронхит, тонзиллит, трахеит яки пневмония булуы ихтимал”, – дип белдерә табиблар.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: